«Сурәт һәм төсмерләрдә заман чагылышы» күргәзмәсе

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

«Текст» китапханә фестивале кысаларында 2022 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре «Сурәт һәм төсмерләрдә заман чагылышы» дип аталган күргәзмә оештырдылар. Экспозициядә үткәнгә яңача карарга мөмкинлек бирүче бәяләп бетергесез тарихи фотосурәтләр һәм китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәнең кураторы Толовенкова Марина Александровна XIX гасыр ахыры XX гасырның 1нче яртысы вакыйгаларын ачык итеп күрсәтүче уникаль китаплар һәм фоторәсемнәр белән таныштырды.

   Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән һәм Казанның Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International