Константин Дмитриевич Ушинскийга 200 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

«Әгәр дә сез эшегезне уңышлы сайлап, бар күңелегезне аңа багышлыйсыз икән, бәхет сезне үзе табар».

К. Д. Ушинский
 

2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. 2023 елның 10 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге танылган рус язучысы, Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның эшчәнлегенә багышлап, «Кеше – тәрбия җимеше» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
Биредә К. Д. Ушинскийның тормышы, эшчәнлеге һәм педагогик мирасы турында материаллар тәкъдим ителгән.
Күргәзмә Милли китапханәнең Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт адресы буенча урнашкан бинасында киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International