«Яраткан шәһәрем, туган шәһәрем»

2013 елның 2 августы, җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына «Яраткан шәһәрем, туган шәһәрем» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
Казан – тамырлары ерак гасырларга барып тоташа торган бай тарихлы шәһәр, мәгариф, мәдәният һәм фән өлкәсендә зур казанышларга ирешкән данлы һәм тарихи үзәкләрнең берсе.
Ул – университетлар, театрлар, музейлар шәһәре. Абруйлы үткәне һәм тотрыклы хәзерге яшәеше, якты киләчәге булган шәһәр.
Күргәзмә 1 нче августтан 30 нчы августка кадәр эшли. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International