Уку залы:
«Сүзлек — телләр хәзинәсе»
Бу күргәзмәдә сез төрки телләр сүзлеген, аңлатмалы, синонимнар һәм әйтемнәр, орфографик, орфоэпик һәм башка сүзлекләрнең бик күп кызыклы басмаларны таба аласыз.
«Бас-Патша»
Күргәзмә Фёдор Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан Сәнгать бүлеге тарафыннан оештырлды. Анда җырчының автобиографиясе булган китаплар, аның тормыш һәм иҗат елъязмасы, шулай ук төрле еллардагы халыкара Шаляпин фестивале каталоглары һәм музыкаль залда тыңларга мөмкин булган пластинкалар тәкъдим ителде.
«Тел язмышы — халык язмышы»
Күргәзмә татар теле тарихы турында Туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан әзерләнде. Анда сез татар телен өйрәнү, грамматика, морфология һәм синтаксис, шулай ук Татарстандагы тел сәясәте турында китаплар таба аласыз.
Балаллар залы:
«Зирәкләр һәм белмәүчеләр өчен»
Иң кызыксынучан һәм мавыгучан балалар өчен китаплар! Трле-төрле энциклопедияләр — балет, химия, кош-корт, үсемлекләр, физика, сәяхәт һәм хәтта бермөгез турында
Яшүсмерләр залы:
«Хыялыңа иреш»
Бу күргәзмәдә сез авырлыкларга бирешмәгән, тормышка ачыла алган, үз хыялына тугры калган кешеләрнең гаҗәеп тарихлары турында китаплар табарсыз.