Дөньякүләм танылган опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел

2023 елның 5 феврале, якшәмбе

2023 елның февралендә дөньякүләм танылган опера җырчысы Федор Иванович Шаляпинның  тууына 150 ел тула.
Әлеге уңайдан ТР Милли китапханәсе сайтындагы «Казанның күренекле кешеләре: Федор Иванович Шаляпин» дип аталган электрон белешмәлек яңартылды. Ул соңгы биш елда дөнья күргән мәгълүмат чыганаклары белән тулыландырылды. 

Чыганаклар сайлап алып бирелде. Төп игътибар Ф. Шаляпинның Казан белән бәйләнеше һәм туган ягында бөек җырчы турында хәтер саклауга юнәлтелде.

Әлеге электрон белешмәлек белән түбәндәге сылтама буенча танышып була:  https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/shalyapin.htm

Дөнья күләм танылган опера җырчысы Федор Иванович Шаляпин (1873-1938) Казанда туа.

1890 елга кадәр Казанда яши: чиркәү хорларында җырлый, опера, драма һәм оперетта труппаларында статист һәм хор җырчысы була.

1895–1922 елларда Мария (1918–1921 елларда сәнгать җитәкчесе) һәм Зур театрларда, Мәскәүдә С. Мамонтовның хосусый рус операсында, Тифлис операсында (шунда ук Д.Усатовтан җыр дәресләре ала) һәм башкаларда җырлый.
Гаҗәеп тавышы, искиткеч вокаль һәм актерлык осталыгы җырчыга дөньякүләм танылу китерә.

Дөнья музыкаль мәдәниятенә Шаляпин бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. 1922 елдан чит илдә яши. Дөньяның төп опера сәхнәләрендә һәм киң танылган концерт залларында чыгышлар ясый.

Төп опера партияләре: Мефистофель (шул исемендәге әсәр буенча, А.Бойто), Фауст (шул исемендәге әсәр буенча, Ш.Гуно), Сусанин, Руслан («Патша өчен яшәү», «Руслан һәм Людмила», М.Глинка), Тегермәнче («Русалка», А. Даргомыжский), Кончак хан («Кенәз Игорь», А.Бородин), Борис Годунов, Досифей (шул исемендәге әсәр буенча, «Хованщина» М.Мусоргский), Иоанн Грозный, Варяг кунагы («Псковитянка», «Садко», Н.Римский-Корсаков) һәм башкалар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International