Халыкара туган тел көне

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклау максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 сессиясендә 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игьлан итү турында карар кабул ителде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) генераль Ассамблеясы бу инициативаны хуплады. Хәзер бу истәлекле датаны җир шарының бөтен ил-төбәкләрендә дә билгеләп үтәләр.

Шушы уңайдан ТР Милли китапханәсенең классик уку залында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре "Тел язмышы-халык язмышы" дип аталган күргәзмә тәкьдим итә.

Күргәзмәгә китапханә фондларында сакланучы,татар теленең  килеп чыгышын, аның катлаулы һәм бай тарихын чагылдырган басмалар куелды.

Әлеге күргәзмә татар теленең байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итә. Татар телен өйрәнүчеләр, тел тарихы белән кызыксынучылар өчен күргәзмәдә тәкьдим ителгән әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International