Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта
шәһәренең 5 нче номерлы китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша
татар язучылары белән әледән-әле очраштырып тора. 5 нче шәһәр китапханәсе – Төмән өлкәсенең Ханты-Манси автономияле округында, ягъни Юграда, татар һәм башкорт китаплары булган бердәнбер махсус китапханә. Ул Түбән Варта шәһәре халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтә, төрле-
төрле кызыклы чаралар, китап укучылар конференцияләре, күңелле ял
кичәләре үткәрә.
2023 елның 16 февралендә видеокүпер аша чираттагы очрашу булды. Бу
юлы ул шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,
Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри исемендәге премияләр
лауреаты Эльмира Шәрифуллина белән, аның иҗатына багышлап үткәрелде.
Шагыйрәнең иҗаты китап сөючеләргә яхшы таныш. Аның шигырьләре,
әдәби язмалары башта район газеталарында, соңга таба республика
матбугатында, күмәк җыентыкларда басылып чыга.
Шагыйрәнең 1976 елда, балалар өчен, «Безнең зоопарк» исемле беренче
китабы, 1984 елда «Яңгыр җиле» исемле лирик шигырьләр җыентыгы дөнья
күрә. Аның иҗатында төп тема – киләчәк буыннарыбызда: ата-анага, туган
илгә, туган җиргә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә, олуг шәхесләребезгә,
тарихи үткәнебезгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү. Хәзерге вакытта аның өч
дистәгә якын китабы дөнья күргән.
Очрашу бик кызыклы узды. Укучыларның күпсанлы сорауларына җавап
биреп, Эльмира ханым Шәрифуллина үзенең очрашудан бик канәгать калуын
һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең туган телләрен
белүенә, татар әдәбиятын яратып укуларына шатлануын һәм үзенең иҗатына
карата бирелгән төпле, мәгънәле сорауларга соклануын, белдерде.