Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли-гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан, Татарстан Республикасы президенты указы нигезендә 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге 2023 елда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елына багышланган «XIX гасыр -XX гасыр башы Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
XIX-XX гасыр башы чоры Идел буе халыкларының үзләренә хас борынгы мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре булган. Тарихи аспекттан караганда, Идел буе халыкларын татарлар, руслар, чуашлар, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар тәшкил иткән. Бер җирлектә яшәү сәбәпле, алар арасында тарихи, мәдәни, көнкүреш уртаклыгы барлыкка килгән. Бу халыкларның туган телләре халык авыз иҗаты ярдәмендә сакланып калган. Милли үзенчәлек һәм туган илгә булган ярату хисен халык һөнәрчелек эшендә чагылдырган. Гореф-гадәтләр һәм йолалар буыннан буынга тапшырылып килгән.
Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән һәм Казанның Пушкин урамы, 86 нчы йортында урнашкан ТР Милли китапханәсендә узачак.