«Мәктәб» журналын цифрлаштырылган вариантта укырга мөмкин

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

1913 елның февралендә Казанда татар телендә беренче фәнни-педагогик журнал – «Мәктәб» журналы басыла башлый. Ул 1914 елның октябренә кадәр чыга, айга ике мәртәбә нәшер ителә. Нашире һәм мөхәррире  Шиһаб Әхмәров була. Журнал битләрендә белем һәм тәрбия бирү, уку процесслары, укыту программалары белән бәйле мәсьәләләр, туган телне үстерү темасы күтәрелә. Танылган педагогларның эшчәнлеге яктыртыла, укытучылар үзләренең эш алымнары белән уртаклаша.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә әлеге журналның 1913 елгы 1–15 саннары һәм 1914 елгы 1–10 саннары саклана. 1913 елгы журналлар тулаем  цифрлаштырылды, алар белән Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсендә таныша аласыз.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International