2023 нче елның 16 нчы гыйнварында мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулды.
Шушы истәлекле дата уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтындагы «Шиһабетдин Мәрҗани» электрон биобиблиографик белешмәлеге яңартылды. Ул соңгы елларда дөнья күргән мәгълүмат чыганаклары белән тулыландырылды. Әлеге электрон белешмәлек белән түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/mardzhani.htm.
Шиһабетдин Мәрҗани – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес, гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») – Мәрҗанинең татар тарихын чагылдырган иң танылган әсәре. Кыскартылган һәм хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыга.