2023 елның 11 мартында Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулды. Әхмәт Фәйзи – XX гасыр татар әдәбиятында аеруча зур урын тоткан киң эрудицияле шәхес, кабатланмас талант иясе: шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм либреттист, шулай ук балалар язучысы да. Әхмәт Фәйзи – беренчеләрдән булып Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес. Әдип Тукай образын, иҗатын пропагандалауга һәм өйрәнүгә гаять зур өлеш кертте. Ул үзенең «Тукай» драмасында һәм «Тукай» романында халык шагыйренең җанлы образын бик оста итеп гәүдәләндерә. Гомеренең соңгы елларында да «Тукай» романы өстендә эшли. Ике китап итеп уйланылган бу әсәрне әдип 1947 елны яза башлый һәм 1950 елда тәмамлый. Китапның икенче кисәге язылмыйча кала.
1952 елда «Тукай» романының беренче китабы дөнья күрә, тиз арада рус, казакь, үзбәк, болгар һ.б. телләргә тәрҗемә ителеп, чит илләрдә үз укучысын таба. Шулай ук татар телендә күп тапкырлар зур тираж белән басыла. Әхмәт Фәйзи «Тукай» романы өчен 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республкасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Әхмәт Фәйзинең барлык китаплары саклана һәм укучылар тарафыннан яратып укыла, өйрәнелә. Бу дөрестән дә шулай: «Тукай», «Кечкенә Апуш», «Флейталар», «Каен себеркесе», «Аучы Мәргән белән Болан кыз», «Рәүфә» һ.б. әсәрләре китап сөючеләр тарафыннан аеруча еш сорала. Китапханәдә шулай ук аның тормыш юлын, иҗатын яктырткан басмаларны, җыентыклардагы, газета-журналлардагы мәкаләләрне дә алып укырга була. Әхмәт Фәйзинең бай мирасын барлауда, аны шәхес буларак төрле яклап күрсәтә торган материаллар туплауда, киң җәмәгатьчелеккә танытуда ТР Милли китапханәсе әһәмиятле урын тота.
Әдипнең юбилее уңаеннан классик уку залында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Күпкырлы талант» дип аталган күргәзмә оештырды. Язучының шәхесе һәм иҗаты белән кызыксыну беркайчан да кимеми, шуңа күрә күргәзмәнең төп максаты: мөмкин кадәр күбрәк мәгьлүмат бирү. Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында булган документлар (басмалар) куелган. Бу – Ә.Фәйзинең үзен hәм үз чорын чагылдырып иҗат иткән әсәрләре (шигырьләр, проза, балалар өчен әсәрләр, публицистика, тәнкыйть мәкаләләре, хатлар...). Шунда ук әдип әсәрләренең рус телендәге тәрҗемәләре белән дә танышырга мөмкин, тормыш юлы һәм иҗаты турындагы әдәбият та кызыклы булачак.