2023 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең «Методистлар онлайн»дип аталган яңа проекты кысаларында чираттагы семинар үтте.
«Китапханәләрдә цифрлаштыру: заманча тәҗрибәләргә анализ» дип аталган әлеге семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре, Мәскәүдән, Коми Республикасыннан һөнәрдәшләребез, шулай ук Татарстанның 150-дән артык китапханә хезмәткәре катнашты.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры М.Ф. Тимерҗанова яктыртыла торган теманың әһәмиятен билгеләп үтте һәм китапханәчеләрнең эшләрендә уңышлар теләде.
Семинарның модераторлары Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г. Һадиев һәм китапханәнең фәнни-методик бүлеге мөдире Л.М. Нәҗметдинова булды.
Китапханәләрдәге цифрлаштыру эшчәнлегенең төп юнәлешләренә, проблемаларына һәм перспективаларына Россия дәүләт китапханәсенең (Мәскәү шәһәре) фәнни һәм методик эшчәнлек идарәсе мөдире – мәгълүмат җәмгыятендә китапханәләр үсеше проблемаларын тикшерү үзәге мөдире И.П. Тикунова чыгышы багышланды.
Россия дәүләт яшьләр китапханәсенең (Мәскәү шәһәре) төбәк элемтәләре һәм проект эшчәнлеге бүлеге мөдире Н.В. Третьякова тыңлаучыларга үзләрендә оештырылган «Цифрлы грамоталылыкның китапханә мәктәбе» укыту проектында катнашырга тәкъдим итте, аның үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар Сыктывкар (Коми Республикасы) Үзәк шәһәр китапханәсенең яңа мәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире М.А. Першина чыгышыннан бик күп яңа мәгълүматлар белделәр һәм кызыклы тәҗрибә алдылар.
Татарстанның китапханә белгечләре чыгышлары да югары профессиональ дәрәҗәдә яңгырады. Әлмәт муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире Г.Т. Шикина RFID-технологияләрне куллану тәҗрибәсен яктыртты. Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең автоматлаштыру секторы мөдире Г.Р. Әхмәтшина тыңлаучылар игътибарына «Балалар өчен KiberCтудия» проектын тәкъдим итте.
Семинар Татарстан Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе О.И. Зуеваның «Социаль челтәрләрдә һәм «PRO. Культура.РФ» платформасында китапханәләр эшчәнлеге» чыгышы белән тәмамланды.
Семинар Татарстан китапханәчеләрендә зур кызыксыну уятты.
Фәнни-методик бүлек семинарны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан барлык коллегаларына рәхмәт белдерә.