Рус драматургиясенең сүнмәс йолдызы

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, танылган рус драматургы Александр Николаевич Островскийның тууына 200 ел тулуга багышлап, «Рус драматургиясенең сүнмәс йолдызы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә (1823-1886).

     Александр Николаевич Островский – XIX гасырның иң күренекле рус драматургы, аның иҗаты милли театр үсешенә әйтеп бетергесез зур йогынты ясаган. Язучының танылган «Яшенле яңгыр», «Бирнәсез кыз», «Фәкыйрьлек гаеп түгел» һәм башка күп пьесалары рус әдәбиятының классикасына әверелгән.

     Драматургның үзе исән чакта дөнья күргән басмалары аерым әһәмияткә ия.

     Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International