2023 нче елның 3 нче гыйнварында күренекле татар язучысы Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулды.
Илдар Юзеев – татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле. Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның иҗаты гаҗәеп киң кырлы. Аның шигърияте автор үзе исән чагында ук югары дәрәҗәдә бәяләнде. «Аның әсәрләре —шигырьме ул, лирик поэмамы, драма әсәреме яисә аның сүзләренә язылган җырмы — һәрчак күңел түренә үтеп керә, дөньяга яңача карарга, аны тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә. Юморы мәгънәле, фикерләре зирәк, иҗаты эчкерсез аның. Укучыны көлдерә дә, елата да, җырлата да һәм, иң мөһиме, уйлата. Халык аны шуның өчен ярата һәм хөрмәт итә. Иң күп укылучы китапларның Илдар Юзеевныкы булуы барыбызга да мәгълүм», диде Илдар Юзеев турында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев.
Ул әдәбиятка 1950 нче елларда килеп, «Таныш моңнар» поэмасы белән таныла. Аның «Әнкәй», «Фәрит-Фәридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары татар шигъриятендә аерым урын алып торалар. Илдар Юзеев шигырьләренә бик күп композиторлар көй язган. Аның «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр», «Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» һәм башка җырлары шундыйлардан.
Илдар Юзеев – драматург та. «Кыр казлары артыннан», «Гашыйклар тавы», «Сандугачлар килгән безгә», «Ак калфагым төшердем кулдан…» кебек әсәрләре төрле театр сәхнәләрендә куела.
Биобиблиографик белешмәлек И. Юзеевныд тууына 85 ел тулуга багышлап төзелгән иде. Биредә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, аның турында замандашларының истәлекләре, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган видеоязмалар, сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр белән танышырга була. «Библиография» бүлегендә И. Юзеевның китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.
И. Юзеевка багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
Хәзерге көндә күренекле әдипнең тууына 90 ел тулуны күздә тотып, электрон белешмәлек тулыландырылды, анда соңгы биш ел эчендә дөнья күргән мәгълүмат чыганаклары өстәлде, аның турындагы видеоязмалар урын алды. Электрон белешмәлек белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/uzeev.htm.