Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

2023 елның 17 гыйнваренда  Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г. Тукай һәм РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулды.

Әлеге күренекле дата уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтындагы «Аяз Гыйләҗев» биобиблиографик белешмәлеге яңартылды. Ул соңгы биш елда дөнья күргән мәгълүмат чыганаклары белән тулыландырылды.  Әлеге электрон белешмәлек түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/gilyazov.htm.

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасы  XX-XI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе булып санала. Аның иҗаты  гаҗәеп киң кырлы.  Дистә еллар дәвамында тудырылган бай эчтәлекле, төрле жанрдагы әдәби иҗаты – «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән...», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят»,«Урамнар артында яшел болын», «Яра», «Йәгез, бер дога!» һ. б. әсәрләре – һәрберсе милләт, ил язмышына  битараф булмаган оста каләм иясе кулы  белән язылган әсәрләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International