Күренекле журналист, республика матбугаты һәм радиосы ветераны, китаплар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минвәгыйз Зәйнетдинов шушы көннәрдә Милли китапханә фондларына Төркиядә нәшер ителгән берничә басма бүләк итте. Алар:
1. Türk Kültürü Araştırmaları. Prof. Dr. Ahmet Temir’e armağan. Yıl XXX/1-2. 1992. – Ankara: Türk Kültürünü Araştırma Enstitüsü yayınları, 1993. – 291 s.;
2. Hayit Baymirza. «Basmacılar»: Türkistan Millî Mücadele Tarihi (1917–1934). – Ankara: Türkiye Diyanet Vakfı yayınları, 1997. – 367 s.;
3. Millî Egemenlik ve TBMM (Türkiye Büyük Millet Meclisi). – Ankara: TBMM Kültür, Sanat ve Yayın Kurulu yayınları, 1987. – 271 s.
– Әлеге басмаларның минем шәхси китапханәмдә саклануына караганда Милли китапханә фондларында булуы бик күпкә файдалырак, – ди Минвәгыйз Фәләх улы. – Халкыбызның үткәне, аның күренекле шәхесләре, гомумтөрки тарих белән кызыксынучы һәркем, бигрәк тә фән әһелләре, бирегә килеп, бу китапларны укый алачак. Алардагы бик кирәкле һәм әһәмиятле мәгълүматлар белән үз зиһеннәрен дә, милли мәдәниятебезне, тарихыбызны да баетсыннар иде.