Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан,Пушкин ур.,86 йорт) хезмәткәрләре апрель аенда да күренекле шәхесләрнең иҗатларын җәмәгатьчелеккә таныту юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итә.
Китапханәнең классик уку залында төрле кызыклы китап күргәзмәләре һәм тупланмалары куела. Шундый күргәзмәләрнең берсе "Ибраһим Нуруллин-галим, тәнкыйтьче, прозаик" дип атала. Әлеге китап экспозициясе танылган әдәбият галиме Ибраһим Зиннәт улы Нуруллинның (1923-1995) тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды.
И.Нуруллин - ХХ гасырның алтмышынчы-сиксәненче елларында татар әдәбияты тарихы дөньясында аеруча зур урын тоткан танылган галим һәм тәнкыйтьче. Аның эшчәнлегенең үзәген ХХ йөз башы татар әдәбияты алып тора. Әдәбиятыбызның бу дәвере турында И.Нуруллин ике кисәктән торган лекцияләр курсы (1962;1964), татар һәм рус телләрендә "ХХ йөз башы татар әдәбияты" (1966;1982), "Путь к зрелости" (1971) исемле монографияләрен бастырып чыгара.Ул язган монографияләр,әдәбият тарихына һәм теориясенә караган бик күп хезмәтләре бүгенге көндә дә уку йортларында дәреслек вазыйфасын үтәүләрен дәвам итә.
Шулай ук,И.Нуруллин ХХ йөз башында иҗат иткән берничә язучының иҗатын тикшергән. Ф.Әмирхан, Ш.Камал,Г.Ибраһимов,Г.Исхакыйлар иҗаты турында язылган хезмәтләре бар. Бигрәк тә, ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын фәнни яктан өйрәнүгә күп хезмәт куйган. 1982 елда "Габдулла Тукай" (1979) исемле әдәби-документаль китабына Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Татар әдәбият белемен өйрәнү,әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләү белән бергә, И.Нуруллин язучылык эше белән дә шөгыльләнә.Аның балалар өчен хикәяләре,юмор-сатира,драма әсәрләре, Г.Тукай тормышына караган тарихи-биографик характердагы хикәяләр циклы бар.
Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында булган китап басмалары куелды. Бу-Ибраһим ага Нуруллинның монографияләре, әдәбият теориясенә,әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре, проза, драма әсәрләре һәм балалар өчен язылган хикәяләре...Шунда ук аның хезмәтләренең рус телендәге тәрҗемәләре белән дә таныша аласыз. Әдип-галимнең иҗаты һәм тормыш юлы турындагы әдәбиятта кызыклы булачак.