Виртуаль күргәзмә: Тукай премиясенең беренче лауреаты — Әхмәт Фәйзи

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге гамәлгә ашырылуга 65 ел тула. Аның беренче лауреаты – Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзигә быел 120 яшь. Ул бик күпьяклы талантка ия булган әдип. Ул драматург та, шагыйрь дә, әдәбият тәнкыйтьчесе дә, публицист та, балалар язучысы да, тәрҗемәче дә иде.

Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә туа. Аның әтисе үз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була.

Башта Әхмәт мәдрәсәдә (1911–1915) укый, аннары Уфадагы рус­–татар мәктәбендә (1915–1917) һәм революциядән соң, 1917–1921 елларда, гимназиядә белем ала.  Гимназиядән соң ул Оренбургтагы Көнчыгыш институтына укырга керә, әмма 1921 нче елгы ачлык аркасында укуын тәмамламыйча, Төрекмәнстанга китә, анда  тәрҗемәләр белән шөгылләнә. Аннан Донбаска юл тота, 1931 елдан Мәскәүдә яши.

Әхмәт Фәйзи мәктәптә һәм гимназиядә укыган елларында беренче шигырьләрен яза. Бу шигырьләр Уфаның «Яшь юксыл» яшьләр газетасында басыла. Соңрак аның «Яңа җырлар», «Көрәш дәвам итә», «Бригада җиңде», «Дулкыннар ни сөйли» һәм башка шигырь җыентыклары дөнья күрә.  

  

Беренче шигырьләрен 1916 елда язса, драматургиядәге иҗатын 1918 елда «Матурлык дөньясында» исемле ике пәрдәлек комедиясе белән башлап җибәрә. Уфада, Оренбургта, аннары Төрекмәнстанда яшәгәндә Әхмәт Фәйзи балалардан труппа төзеп, шул труппа өчен кечкенә–кечкенә пьесалар яза. Әдипнең иҗат мирасында ике дистәдән артык пьеса билгеле. Алар арасында комедияләр, сатирик пьесалар, тарихи–биографик драмалар бар. («Беренче елмаю», «Каеннар яфрак ярганда», «Рәүфә», «Тукай», «Пугачёв Казанда» һ.б.).

Әхмәт Фәйзи сәхнәне, театрны ярата. Ул опералар һәм балетлар өчен либреттолар да яза. Сәхнә тарихында беренче татар балеты – Г.Тукай әкиятләре нигезендә Әхмәт Фәйзи либреттосы буенча Фәрит Яруллин тарафыннан язылган «Шүрәле» балеты хәзерге көнгә кадәр Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында әледән-әле куелып тора. Н. Җиһановның «Җәлил», М. Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары, Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты шулай ук Әхмәт Фәйзи либреттоларына нигезләнеп иҗат ителгән. Театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен Әхмәт Фәйзи 1953 елда – Татарстан АССРның, 1957 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Әхмәт Фәйзинең балалар әдәбияты өлкәсендә кабатланмас табышлары аз түгел. Балалар өчен махсус чыгарылган  җыентыклары  шактый. Ул – балалар өчен зур әдәби мирас калдырган әдип.
 

Әхмәт Фәйзи әдәби тәнкыйть өлкәсендә алып барган гаять актив эшчәнлеге белән дә сокландыра. Тәнкыйть мирасының бер өлеше «Әдипнең эрудициясе» китабында урын алган. Бу китапка зур күләмле кереш сүзне әдәбият галиме, тәнкыйтьче Нил Юзиев әзерләгән.

Әхмәт Фәйзинең әдәби мирасында бер әсәре аеруча әһәмиятле урын били. Бу «Тукай» романы. 1958 елда Әхмәт Фәйзи, язучылардан беренче буларак, «Тукай» романы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

«Тукай – үзе бер чор. Тукайга алыну өчен йөрәк кирәк, үзеңә бик нык ышану кирәк. Бу язучыдан күп энергия сорый иде. Әхмәт Фәйзи әдәбияттагы утыз еллык тәҗрибәсен, көчен, осталыгын шушы зур эшкә юнәлтте. Ул архивларга чумды, Тукайның замандашларын эзләп тапты, Тукай белән яшәде». Сибгат Хәким

Әсәрнең язылу тарихы турында әдип үзе болай ди: «Тукай турында роман язу, кызыктыргыч эш булу белән бергә, гаять катлаулы һәм җаваплы эш иде. Аны турыдан–туры язарга утырганга кадәр миңа озак еллар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, аның яшәгән чорын, мохитен өйрәнергә һәм тикшерергә туры килде». (Ә. Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. Казан, 1973. – Б.197).

Әсәрне әдәби җәмәгатьчелек гаять җылы каршы ала. Соңрак Әхмәт Фәйзи «Тукай» романын балалар өчен махсус эшкәртеп, кыскартып «Кечкенә Апуш» исемендә дә бастырып чыгара.

«Тукай» романы тиз арада русчага тәрҗемә ителеп, рус телендә дә үз укучысын таба. 1956 елда болгар телендә, 1969 елда казакъ телендә, 1974 елда үзбәк телендә басылып чыга.

Роман турында шул чор матбугатында күп мәкаләләр басылган. Аерым китаплар да бар.

Галим Заһир Шәйхелисламов «Аңлыем дип шагыйрь җанын…» дип исемләнгән китабында «Тукай» романын төрле яктан өйрәнә:

«Әхмәт Фәйзинең шәхси архивында «Тукай» романының 56 каралама варианты һәм ике редакциясе бар. Ә.Фәйзи яза башлаган әсәрен зур халык эпопеясе итәргә теләгән. Ул, шагыйрь һәм милләт язмышын бербөтен итеп алып, «халык гомере – синең гомерең» идеясен халык тормышы аша тарихи чын, реаль картиналарда, каршылыклар эчендә  сурәтли».

Татар әдәбиятында Әхмәт Фәйзи беренче чиратта «Тукай» романы авторы булып танылган. Аның киң иҗаты белән безнең китапханәдә һәръяклап танышырга мөмкин.

Әдәбият исемлеге:

  1. Фәйзи Ә. Әсәрләр. 5 томда / редкол. С. Хәким, Ш. Галиев, Т. Миңнуллин, Н. Юзиев. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983 –1985 

 Т. 1 :  Шигырьләр һәм поэмалар. – 400 б.: портр. б–н

 Т. 2 : Тукай. – 543 б.

 Т. 3 : Драмалар һәм комедияләр. – 511 б.

 Т. 4 : Либреттолар, проза әсәрләре. – 560 б.

 Т. 5 : Мәкаләләр,  очерклар, истәлекләр, хатлар. – 451 б.

  1. Фәйзи Ә. Сайланма әсәрләр  / төз. Р. Х. Корбанов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003. – 431 б. 
  2. Фәйзи Ә. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / рәс. Н. Хаҗиәхмәтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990. – 78 б.
  3. Фәйзи Ә. Бал корты: шигырьләр / худож. Л. Анисимов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1960. – 14 б.
  4.  Фәйзи Ә. Кечкенә Апуш: «Тукай»  романының балалар өчен эшкәртелгән варианты / худож.: Н.Бикташев, М.Самакаев. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 232б.
  5. Фәйзи Ә. Тукай (кечкенә Апуш): роман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975. – 268 б. – (Мәктәп китапханәсе).
  6. Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе: публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар /   [кереш сүз язучы Н. Юзиев]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. – 336 б.: портр.
  7.  Фәйзи Ә. Флейталар: шигырьләр, җырлар, поэмалар, балладалар / [кереш сүз язучы Н.Юзиев]. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1976. – 320 б.

 

Әхмәт Фәйзи әсәрләренең рус телендәге басмалары:

  1. Файзи А. Тукай: роман / авторизованный перевод с татарского А. Садовского. – переизд. – Казань: Татарское книжное издательство, 1985. – 528 с.: с портр. – (Библиотека татарского романа).

 

  Әхмәт Фәйзи турында татар телендә:

  1. Әхмәт Фәйзи // Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. Т. 1:  / төз. Р.Н. Даутов, Р.Ф. Рахмани. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. – Б. 480 – 483.  
  2. Вәлиева Г. «Флейталар иңрәп тына, узган гомер кебек чыңлап...»: [язучы Ә. Фәйзинең тууына 110 ел: Әдәби­-музыкаль кичә үрнәге] // Мәгариф=Просвещение. – 2013. – № 3. – Б. 16–17
  3. Шәйхелисламов З. Аңлыем дип шагыйрь җанын...: Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай / ТФА, Г.Ибраһимов исем. ТӘСИ. – Казан : Фикер.– 2001. – 143 б.
  4. Зарипова Г. Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай: [язучы Ә.Фәйзинең тууына 110 ел тулу уңаеннан]  // Чын Мирас. – 2013. – № 4. – Б. 104 –108

 

Әхмәт Фәйзи турында рус телендә:

  1. Файзи А. С. // Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиографический справочник. – Казань: Татарское книжное издательство, 1970. –  С. 426–429.
  2. Мурадымов Н. М.  Проблема героя и эпохи в поэзии Ахмеда Файзи: автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата филологических наук. – Уфа, 1979. – 14 с.  
  3. Шайхисламов З. Р. Тема Тукая в творчестве Ахмеда Файзи (драмы и роман, работа над вариантами): автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата филологических наук. – Казань, 1999. – 27 с.

 

Әхмәт Фәйзи әсәрләре белән аудокитаплар аша таныша аласыз.

https://kitaphane.tatarstan.ru/tatkniga_audio.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International