Бөек Җиңүгә 78 ел

2023 елның 2 мае, сишәмбе

2023 елның 9 маенда Бөек Җиңүгә 78 ел тула. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Пушкин ур.,86 йорт) классик уку залында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945)» дип аталган китап күргәзмәсе тәкьдим итә.
Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында булган китап басмалары урнаштырылды. Бу - сугыш чоры документлары, ватандашларыбызның батырлыгын, кыюлыгын, мәгьрур булуын күрсәткән мемуарлар, дүрт ел эчендә Бөек Җиңүне якынайту өчен җаннарын биргәннәрнең исемнәрен мәңгеләштергән 28томлы «Хәтер» китабы, хатлар...
Әлеге экспозициянең максаты-киләчәк буыннарга халкыбызның бөеклеген, батырлыгын, рухи ныклыгын, фидакарьлеген күрсәтү. 
Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International