2023 елның 18нче маенда Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә VIII «Мәрҗани укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани – бөек галимнәр, теологлар һәм мәгърифәтчеләр» дигән темага багышланган әлеге фәнни чара «Татарлар һәм Ислам дөньясы» Бөтенроссия фәнни форумы кысаларында узды.
Пленар утырыштан соң, фәнни җыен секция утырышларына бүленеп дәвам итте.
Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре Лилия Хәләфетдинова «Заманча татар археографиясе: проблемалары һәм үсеш перспективалары» дискуссиясендә «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең археографик экспедицияләре: 30 еллык тәҗрибә» дип аталган доклады белән чыгыш ясады.