Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдип

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Күренекле  драматург, җәмәгать эшлеклесе, публицист, режиссёр ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдибе Риза Ишморатның (Риза Фәхретдин улы Ишморатов) тууына 2023 елның 3 ноябрендә 120 ел тула.

Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләрнең берсе.  Ул әдәбият-сәнгатьнең  төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта. Бөек Ватан сугышына кадәрге чорда ул Татар театр техникумын тәмамлый, Татар дәүләт театрында режиссер булып эшли, Ленинград (Петербург) сәнгать тарихы институты каршындагы Югары театр сәнгате курсларында укый. Укуын тәмамлап кайткач, Татарстан Мәгариф комиссариатында сәнгать эшләре буенча инспектор, 1930-1940 елларда Татар дәүләт академия театрында режиссерлар коллегиясе җитәкчесе, режиссер-куючы һәм театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан әдип Татарстан Халык Комиссарлары Советы (ТХКС) каршындагы Сәнгать эшләре Идарәсе мөдиренең урынбасары вазифаларын башкара. Язучы-драматург буларак та исеме шушы чорда таныла. Сугыш башлангач, Р.Ишморат фронтка китә. Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта – хәрби мөхбире, соңыннан җаваплы мөхәррире сыйфатында Воронеждан Берлинга кадәр авыр сугыш юлы үтә.  Сугыштан соң ул тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. Хезмәт кешеләрен олылаган, сугыштан соңгы авыр елларда аларның фидакарьлекләрен, әхлакый сафлыкларын данлаган «Якты юл» , «Якын дус», «Бистә кызы Гөлсинә», «Шайтан таягы», «Иске дуслар», «Серле моң», «Шаулыйлар дулкыннар» кебек драма һәм комедияләр драматургның иҗат мирасында күренекле урын тоталар. Аның аерым пьесалары («Үлмәс җыр», «Давылга табан», «Шаулыйлар дулкыннар» һ.б.), рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп, рус, башкорт, мари, үзбәк театрлары сәхнәләрендә дә уңыш казаналар.

Күренекле каләм иясенең тууына 120 ел тулуны искә алып «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре»  сериясеннән төзелгән биобиблиографик белешмәлек тулыландырылды. Анда соңгы ун елда дөнья күргән материаллар, мәгълүмат чыганаклары өстәлде.  

Электрон белешмәлек белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/ishmurat.htm

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International