Кирилл һәм Мефодий традицияләрен дәвам итеп

2023 елның 21 мае, якшәмбе

24 майда киң җәмәгатьчелек Славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үтә. Мәгълүм булганча, Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре РСФСР Югары Советы Президиумы карары нигезендә 1991елдан билгеләп үтелә.  Әлеге датага багышланган чараларны дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар һәр ел Рус православие чиркәве белән берлектә оештыра.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әлеге мөһим датага багышлап «Тел – цивилизация һәм мәдәният юлы: ТР МК фондындагы аңлатмалы сүзлекләр» дигән китап күргәзмәсе әзерләде. Биредә ТР Милли китапханәсе фондындагы аңлатмалы сүзлекләр (В. Даль, С. Ожегов, Л. Нелюбина һ.б.), рус телендә кулланылышта булган чит телләрнең аңлатмалы сүзлеге һәм башка белешмәлекләр урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International