2013 нче елның 23 нче августында атаклы татар совет композиторы Мәсгуть Гали улы Латыйповның тууына 100 ел тулды.
Мәсгуть Гали улы Латыйпов профессиональ татар музыка сәнгатенең иң башында торучыларның берсе. Ул – тынлы оркестр, хор өчен әсәрләр, инструменталь пьесалар, романслар һәм җырлар авторы.
Күпсанлы җынтыкларда басылып чыккан музыкаль әсәрләре, татар җырчыларының репертуарына кереп, республикадан тыш төбәкләрдә дә зур уңыш казанды. Ә «Кырда» исемле җыры халык күңелен чын-чынлап яулап алды.
Бөек Ватан сугышында катнашып, өч тапкыр яраланган Латыйпов М. Г. ике орден (Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары) һәм сигез медаль белән бүләкләнгән.
28 апрельдә ТР Милли китапханәсендә Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгының Дәүләт махсус мәдәни чаралар һәм һөнәри сәнгать Баш идарәсе җитәкчесе Екатерина Усова экскурсия белән булды.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Россия Язучылар берлегенең беренче секретаре, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский 24 апрельдә ТР Милли китапханәсендә булды.