Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Белем көне уңаеннан оештырылган «Мәктәп: проблемалар, эзләнүләр, чишелешләр» исемле күргәзмә эшли.
Күргәзмәдә «Мәгариф», «Педагогика», «Вестник образования», «Биология в школе», «География в школе», «Литература в школе», «Математика в школе», «Физика в школе», «Физкультура в школе», «Мәгърифәт», «Педагогический вестник», «Первое сентября», «Учительская газета» һ.б. газета-журналлар урын алган.
28 апрельдә ТР Милли китапханәсендә Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгының Дәүләт махсус мәдәни чаралар һәм һөнәри сәнгать Баш идарәсе җитәкчесе Екатерина Усова экскурсия белән булды.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Россия Язучылар берлегенең беренче секретаре, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский 24 апрельдә ТР Милли китапханәсендә булды.