Толерантлык – тату тормыш нигезе

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Тынычлык һәм толерантлык: Татарстан халыкларының яшәү нигезе» исемле күргәзмә эшли.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара түземле булып һәм бер-берсенә ышаныч, ихтирам белән гомер иткәндә низаглар килеп чыкмый, җәмгыятьтә тынычлык, татулык хөкем сөрә.
Толерант шәхес – ул үз-үзен яхшы белүче, башкаларны да белергә, аңларга омтылучы, алар белән исәпләшүче кеше.
Татарстан – күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар, керәшен татарлары һ.б. элек-электән дус, тату яшәп киләләр. Һәрберсе үзенең электән килгән милли, дини традицияләрен, гореф-гадәт һәм йолаларын саклый. Яшь буынны да шул рухта үстерергә тырышалар.
Бүлектә оештырылган күргәзмәдә барлык милләтләргә хөрмәт белән карый торган толерант шәхес тәрбияләү мәсьәләләрен яктыртучы газета-журналлар урнаштырылган.

Күргәзмә 30 нчы сентябрьгә кадәр эшли. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International