Казан белән тыгыз бәйләнгәннәр

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Язмышлары Казан тарихы белән бәйле булган күп кенә танылган һәм күренекле шәхесләренең 2013 елда юбилейлары билгеләп үтелә. Шулар арасыннан Л.Н. Толстой (1828 – 1910) һәм А.М. Бутлеровның (1828 – 1886) тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган, «Казан белән тыгыз бәйләнгәннәр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) ачылды.

Туган як мәдәниятенең горурлыгы булып торган искиткеч кешеләр йолдызлыгында үз исеме белән якты балкыган бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 28 августта 185 ел булды. Күргәзмәдә әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар, шулай ук язучының Казан чоры белән бәйләнешле булган, бәя биреп бетергесез истәлек-хатирәләре куелган.

Танылган рус химигы, Казан химия мәктәбенә нигез салучы якташыбыз Александр Михайлович Бутлеровның тууына да 3 сентябрьдә 185 ел. Әлеге күргәзмәдә аның фәнни хезмәтләре һәм тормышының Казан чоры истәлекләре белән танышырга мөмкин.

Күргәзмә 2013 елның сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International