2023 елда авар халкының бөек улы, Дагстанның халык шагыйре, иң популяр совет язучыларының берсе, күпсанлы премияләр лауреаты Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Рәсүл Гамзатовның 90 данәдән артык китабы саклана һәм укучылар тарафыннан яратып укыла.
Татар укучысы Рәсүл Гамзатов иҗаты белән узган гасырның 60 нчы елларында ук таныша башлый. Шагыйрьнең шигырьләре татар телендә беренче тапкыр «Социалистик Татарстан» газетасының 1963 елгы 28 май санында басылып чыга.
Рәсүл Гамзатов шигырьләрен татар теленә беренче тәрҗемә итүче – шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәй (1931–1999).
Шушы ук елда «Совет әдәбияты» (хәзер «Казан утлары») журналының тугызынчы санында Рәшит Гәрәй, Нәҗип Мадьяров, Нури Арсланов тәрҗемәләрендә шигырьләре басыла.
Рәсүл Гамзатовның «Биектәге йолдызлар» дип аталган шигырьләр җыентыгы татар телендә 1964 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Шигырьләрне танылган татар шагырйләре: Нури Арсланов, Нәҗип Мадьяров, Зәки Нури, Хисам Камалов, Рәшит Гәрәй, Галимҗан Латыйп, Мәхмүт Хөсәен, Әхсән Баянов, Әнвәр Давыдов һәм китапның төзүчесе Гали Хуҗиев тәрҗемә итә.
Рәсүл Гамзатовның татар телендә басылган беренче китабы (1964)
1970 нче елларда Рәсүл Гамзатовны шагыйрь Шамил Маннапов (1938–2012) актив тәрҗемә итә. Аның тәрҗемәләрендә «Югалтмасак иде дусларны» («Не растеряй друзей»), «Сәгать белән сөйләшү» («Разговор с часами»), «Хакыйкатьне яклап көрәшергә» («Бороться за истину») һәм башка шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә басыла.
Владимир Солоухин тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, «Новый мир» журналында басылып чыккан «Минем Дагстаным» лирик повестенең өзекләрен язучы Айдар Хәлим татар теленә тәрҗемә итә һәм алар «Социалистик Татарстан» газетасының 1968 елгы июнь саннарында басылып чыга. Соңрак автор аларны 2010 елда басылган «Тәрҗемәләр» дип аталган китабына да кертә.
Рәсүл Гамзатовның шигырьләре композиторларның да игътибарын җәлеп итә. Аның күп кенә шигырьләре җырлар булып китә. Гамзатов шигырьләренә музыканы шулай ук татар композиторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты Алмаз Монасыйпов (1925–2008) та иҗат итә. Ул Рәсүл Гамзатовның «Али өчен бишек җыры» («Колыбельная Али»), «Мин синең турында уйлыйм» («О тебе я думаю»), «Син түгел» («А не ты») дигән шигырьләренә көйләр яза.
Китапханә фондларында композиторның ноталар белән басылган ике җыр җыентыгы саклана: «О тебе я думаю: эстрада җырлары» (М.: Музыка, 1966), «Җырлар» (М.: Сов. композитор, 1971).
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны Рәсүл Гамзатов үзенең яраткан шагыйрьләренең берсе дип санаган. Аның иҗаты белән Рәсүлне балачакта әтисе, шагыйрь Гамзат Цадаса таныштыра. 1976 елда Мәскәүдә Габдулла Тукайның 90 еллык юбилеен билгеләп үткән тантаналы кичәдә Рәсүл Гамзатов татар классигы турында бик җылы чыгыш ясый. Язучының бу чыгышы берничә басмага кертелгән.
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов (1925–2000) Рәсүл Гамзатовны үзе әдәбиятка килгән илленче еллардан башлап белүен яза һәм аның иҗатына югары бәя бирә. 1997 елның 31 гыйнварында «Заман – Татарстан» газетасында басылган «Рәсүл Гамзатов – дөнья шагыйре» мәкаләсендә ул болай дип яза: «Әдипнең иҗаты авар халкының авыз иҗатыннан үсеп чыга. Үз халкының мең еллык акылын, зирәклеген, авар теленең үткенлеген, образлар системасын бергә туплап, халыктан алган алмазны бриллиант итеп эшкәртеп, аның үзенә кайтарып бирә алды. Гамзатов иҗатына сәнгатьчел реализм хас. Ул үзе яшәгән заманны бик нык тоя, күзәтә, чорыбызга карата булган уй-тойгыларын образлы сүрәткә салып, афоризм дәрәҗәсенә җиткереп әйтә белә. Гаять дәрәҗәдә үзенчәлекле үз шигырь мәктәбен тудырган, халыклар дуслыгын иҗатының нигезе итеп алган шагыйрь ул. Рәсүл Гамзатовның таланты үз халкының киләчәген һәм бүгенгесен тәрбияләүдә, милли горурлык хисләрен уятуда, дөньяның барлык халыкларына карата ихтирам тәрбияләүдә чиксез зур роль уйный.»
Татарстанның халык шагыйре Сибгат ага Хәкимнең (1911–1986) Рәсүл Гамзатов турында «...Рәсүлнең артында таулар...» дип аталган шигыре бар.
Әлеге шигырьнең тексты Рөстәм Кутуй тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп, авторның Мәскәүдә 1981 елда «Советская Россия» нәшриятында дөнья күргән «Вся синь весны» дип аталган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгында урын алган.
2013 елда Рәсүл Гамзатовның тууына 90 ел тулу уңаеннан татар телендә «Торналар» дип аталган икенче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Әлеге җыентыкка әдипнең төрле елларда язылган һәм дөньякүләм танылу алган 60 шигыре кертелгән.
Рәсүл Гамзатовның аварчадан татар теленә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Рафис Корбан тарафыннан тәрҗемә ителгән бер бәйләм шигырьләре аның 2017 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Дуслар җыры» исемле җыентыгына кертелгән.
Шулай ук Рәсүл Гамзатовның шигырьләре шагыйрь Рәмис Аймәт тәрҗемәсендә аның «Бозлы җилкәннәр» (2016) китабында урын алган.
2011 елда Рәсүл Гамзатовның туган көнендә ел саен үткәрелә торган «Ак торналар» фестивалендә Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның «Җырлаучы төн» («Певчая ночь») исемле шигырьләр китабы Рәсүл Гамзатов исемендәге Зур әдәби премиягә лаек булды.
Рәсүл Гамзатовның шигырьләре Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсендә «Казан утлары» журналының 2013 елгы тугызынчы санында басылып чыкты.
Рәсүл Гамзатовның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы чарада язучы Ркаил Зәйдулла: «Үз илен чын күңелдән сөйгән кешенең йөрәге киң була. Рәсүл Гамзатовның иҗаты Дагстан белән генә чикләнеп калмады, чөнки зур шагыйрь йөрәгенә бөтен дөнья сыя. Ул татар әдәбиятының да дусты иде. «Татар телен белмәгәнемә үземне ярлы итеп тоям, шул ярлылыгым өчен үз-үземне кызганам» – дигән сүзләрне Рәсүл Гамзатов риялык белән әйтмәгәндер...», – дип ассызыклады.