Патентлар бүлегендә тематик күзәтү

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
2013 нче елның 7 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К. Маркс урамы, 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты магистрлары өчен тематик күзәтү оештырылды.

Күзәтү барышында катнашучыларга «Уйлап табулар», «Файдалы модельләр» исемле патент бюллетеннәре, интеллектуаль милекне саклау буенча вакытлы матбугатта чыккан мәгълүматлар тәкъдим ителде. Фәнни эшләр язганда патент документларын файдалану күнекмәләре булдыру магистрларга киләчәктә ярдәм итәчәк.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International