2023 елның сентябрендә танылган рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулды. Әлеге уңайдан ТР Милли китапханәсе сайтындагы «Казанның күренекле кешеләре: Лев Николаевич Толстой» дип аталган электрон белешмәлек яңартылды. Ул соңгы биш елда дөнья күргән мәгълүмат чыганаклары белән тулыландырылды.
Чыганаклар сайлап алып бирелде. Төп игътибар Л. Толстойның Казан белән бәйләнеше һәм бөек язучы турында хәтер саклауга юнәлтелде.
Әлеге электрон белешмәлек белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tolstoy.htm
Лев Толстой исеме Казан белән нык бәйләнгән. Язучының биредә яшьлек еллары уза (1841-1847 еллар), биредә булачак язучы шәхес булып формалаша. Үзенең күренекле көндәлеген Казан Император университетында укыганда ук алып бара башлый. Тормышының бу чоры соңыннан аның «Балдан соң», «Алпавыт иртәсе» әсәрләрендә, «Балачак», «Үсмерчак», «Яшьлек» трилогиясендә чагылыш таба.