Апас китапханәсендә иҗади очрашу

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Китапханәгә яңа китап кайту үзе бер бәйрәм булса, аның авторы белән очрашу – икеләтә зур вакыйга. 6 октябрьдә Апас районы Үзәк китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ринат Мөхәммәдиев катнашында аның ​«Ак кәгазь нидән саргая» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Ике әдәби-документаль романны үз эченә алган әлеге  басма китапханәгә йөрүчеләрдә, аерым алганда кичә кунакларында зур кызыксыну уяткан.  Районда яшәүчеләрне әлеге китап шунысы белән дә  җәлеп итәчәк – романның икенче бүлеге якташлары Жамал Вәлидинең аянычлы язмышын да үз эченә алган. Җанлы әңгәмә барышында Ринат Мөхәммәдиев үзенең иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, китап укучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Язучының бу китабы китапханәләргә бүләк итеп тапшырылуы аеруча  сөендерде.

Кичәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева​ да катнашты. Ул китап укучыны китапханәгә тартуда, аларны җәмгыятькә файдалы, зәвыклы кеше итеп тәрбияләүдә китапханәләрнең зур роль уйнавын ассызыклап үтте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International