Рәсүл Гамзатовның тууына 90 ел

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли китапханәсендә шушы күренекле датага багышлап, күргәзмә ачылды.

Рәсүл Гамзат улы Гамзатов – бөек совет һәм Россия әдибе, публицист, сәясәт эшлеклесе, Дагыстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе, РСФСРның һәм СССРның Дәүләт премияләре лауреаты. 1951 нче елдан 2003 нче елның ноябренә кадәр Дагыстан Язучылар берлегенең рәисе булып эшләгән. Бөтен дөнья илләрендә аның дистәләгән шигъри, проза, публицистик басмалары дөнья күргән. Шулар арасыннан «Тауларда йөрәгем», «Дусларны саклагыз», «Биектәге йолдызлар», «Торналар», «Төп нигездә», «Язмалар», «Соңгы бәя», «Кавказның давыллы көннәре» әсәрләрен атап китәргә мөмкин.

Китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге белән берлектә оештырылган күргәзмә язучының тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар, шулай ук аның шигъри җыентыклары белән таныштыра.

 



 

 

 

 

 


 

 

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International