Милли китапханә очрашу оештырды

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

20 октябрь көнне Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, Казаныбызга да еш кайтып йөрүче әдип, күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды.

Аның әсәрләре милләт рухын, гамен көчәйтә, заманның үткен проблемаларын күтәрә. Язучы үз укучысын тынгысызлыгы һәм шәхси кыюлыгы белән җәлеп итә, нинди генә каршылыкларга тармасын, ул үз принципларына тугрылыклы булып кала...

Кичәгә районның әдәбият сөюче, татар теленә, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган кешеләре – язучының әсәрләрен яратып укучылар, иҗат әһелләре, авыл һәм мәктәп китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Олы Әтнә һәм Комыргуҗа мәктәпләре укучылары, сәнгать мәктәбенең театр классында шөгыльләнүче балалар җыелды.

Автор әдәби иҗатына, китапларын язу тарихына тукталды, әсәрләрендәге геройларның үзенчәлекле язмышларын кыскача тасвирлады, үзенең иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук күпсанлы сорауларга тәфсилле җавап бирүе белән тамашачыларның ихтирамын яулады. Очрашу Ринат Мөхәммәдиев әсәрләреннән өзекләр уку, концерт номерлары белән чиратлашып барды.

Автор китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте. Кичәдә катнашучылар язучыга иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандыруын теләделәр. Ике сәгатькә сузылган «Каләм очында затлы сүз...» дигән очрашу кичәсе бер сулышта узып китте. Менә шундый киңкырлы иҗат кешесе белән якыннан танышу – чын мәгънәсендә җанны җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер кичә булды.

«Каләм ияләренә укучылар белән очрашу, ә укучыга яраткан язучысын күреп-аралашу – хәзер бик мөһим. Чөнки мондый очрашулар – язучы иҗатын халыкка якынайтуның, китап укучыларны китапханәгә җәлеп итүнең иң нәтиҗәле ысулы, бүгенгесе дә иң эчтәлекле чараларның берсе», – дип ассызыклады очрашуны оештыручы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International