Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Александр Гордон – Татарстан Милли китапханәсе кунагы
2013 елның 13 сентябре, җомга
2013 нче елның 5-11 нче сентябрь көннәрендә башкалабызда IX нчы Казан халыкара мөселман кинофестивале булып узды. Фестиваль кунакларының берсе А. Гордон 11 нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә кунакка килде.
Александр Гарриевич Гордон - Мәскәүнең «Останкино» телевидение һәм радиотапшырулар (МИТРО) институтында журналистика факультеты Остаханәсе җитәкчесе, Макгаффин исемендәге Кино мәктәбе укытучысы. Биш тапкыр ТЭФИ лауреаты (2007, ике тапкыр 2008, 2010, 2011), «НТВ» һәм «Беренче» каналларда эшләп килгән «Гордон», «Закрытый показ», «Гордон Кихот», «Гражданин Гордон» исемле тапшыруларның авторы һәм алып баручысы. Тамашачылар арасында уздырылган күпсанлы сораштырулар нәтиҗәсе күрсәткәнчә, Гордон берничә тапкыр Россиядәге заманча телевидение тапшыруларның иң әйбәт алып баручысы дип танылды. Телевидение карьерасыннан тыш, Гордон, кинорежиссёр буларак, әтисе – шагыйрь һәм прозаик Гарри Гордон әсәрләренә нигезләнеп, берничә тулы метражлы нәфис фильм («Пастух своих коров», «Огни притона») төшерде.
Кинофестиваль кунагы өчен китапханә бинасы буйлап махсус, кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия уздырылды. Александр Гарриевич шәһәребезнең федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле булган иң гүзәл, күренекле бинасының архитектурасы һәм тарихы белән танышты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
Милли китапханәдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез!
12 апрельгә өлкәннәр һәм балалар өчен «Ачык космос» махсус программасы әзерләнде.
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз