Милли китапханә – Бөтенроссия смотр-бәйгесе җиңүчесе

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Мәдәният өлкәсе мәгълүмат хезмәтләре җитәкчеләренең «Мәдәният өлкәсен мәгълүмати-аналитик тәэмин итү системасын модернизацияләү» дип аталган VIII нче Бөтенроссия киңәшмәсендә Россия Федерациясенең милли, край, өлкә китапханәләрендәге мәдәният һәм сәнгатькә караган мәгълүмат хезмәтләренең электрон ресурслары Бөтенроссия смотр-бәйгесенең IV этабына («Электрон басмалар» (2011-2013) номинациясендә) нәтиҗәләр ясалды.





Бәйгегә күренекле якташларга, шәһәрләрнең, төбәкләрнең мәдәни тормышларындагы истәлекле даталарга, Бөек Ватан сугышына һәм аның чыганакларда чагылышына, халык һөнәрләренә багышланган электрон ресурслар, интернет-проектлар тәкъдим ителделәр.




Мәдәният һәм сәнгатькә караган фәнни мәгълүмат хезмәтләренең (Служба научной информации по культуре и искусству (СНИКИ)) электрон продкуцияләре смотр-бәйгесенең IV нче этабы җиңүчесе – Татарстан Республикасының Милли китапханәсе.












Призерлар:

• М. Горький исемендәге Волгоград өлкә универсаль фәнни китапханәсе;
• И. И. Молчанов-Сибирский исемендәге Иркутск (Өркет) өлкә дәүләт универсаль фәнни китапханәсе;
• Бурятия Республикасының «Бурятия Республикасы Милли китапханәсе» дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе.






Дипломантлар:


• Белгород дәүләт универсаль фәнни китапханәсе;
• И. В. Бабушкин исемндәге Вологда өлкә универсаль фәнни китапханәсе;
• В. И. Ленин исемендәге Ульяновск (Сембер) өлкә фәнни китапханәсе;
• Ивановск өлкәсе Үзәк универсаль фәнни китапханәсе;
• А. И. Герцен исемендәге Киров дәүләт универсаль өлкә фәнни китапханәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International