Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

1920 нче елларда яшь Совет ресапубликасында Шәрыкны өйрәнү буенча яңа җәмгыять һәм оешмалар барлыкка килә. Татар халкының дәүләтчелеген торгызу милли мәдәният һәм фән өлкәсендә тикшеренүләр үткәрергә этәргеч бирә. Шуңа күрә төбәкне өйрәнүнең төрле тармаклары белән шөгыльләнгән белгечләрнең эшчәнлеге бердәм оештыруны таләп итә. Анда татар тарихына кагылышлы әһәмиятле һәм беренче чираттагы мәсьәләләргә караган фикер алышу, киңәшләшү һәм аларны фәнни яктан хәл итү күздә тотыла. Шундый үзәк булдыруда беренче адымнар 1922 елда Шәркыятьчеләр җәмгыяте карамагында Россиянең Көнчыгышын өйрәнү буенча Татарстан Республикасы Фәнни җәмгыяте оештырылгач ясала. Тиздән Шәркыятьчеләр җәмгыяте ябыла, ә аның карамагындагы Фәнни җәмгыять 1923 елның 22 апрелендә Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенә үзгәртелә. Ул ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты карамагындагы Гыйльми Үзәккә карый.

Аңлашылганча, быел (2023) – Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең бер гасырлык юбилей елы. Шушы уңай белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре җәмгыять эшчәнлеге турында кыскача мәгьлүмат туплаган әлеге виртуаль күргәзмәне тәкъдим итә.

Узган гасырның 20 нче елларында татар халкын гыйльми өйрәнү буенча мөстәкыйль тикшеренү институты булдыру адымнары да ясала. Аның төп бурычы татар тарихын фәнни тикшерүгә, аны саклауга җитәкчелек итү була. 1923 елның мартында Гыйльми Үзәктә уздырылган киңәшмәдә шундый нәтиҗәгә киләләр. Институтны булдыру максатыннан төзелгән махсус комиссиягә Г.С. Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Г.Максудов, М.Г. Худяков, Н.И. Воробьев, Г.Шәрәф һәм Н. Н. Фирсов кертелә.

Җәмгыятьнең рәисе – тарихчы, профессор
 Н.Н.Фирсов.  (1864 – 1934)

Рәис урынбасары (1928 елга кадәр) –
 язучы һәм тел белгече, җәмәгать эшлеклесе
Г.Г.Ибраһимов.  (1887 – 1938)

дарә секретарьлары: Михаил Георгиевич Худяков (1923–1925), Евгений Иванович Чернышёв (1925–1926), Гали Рәхим (1926 елдан).

Җәмгыять әгъзалары: Н.Н.Воробьёв, Г.С.Гобәйдуллин, В.В.Егерев, М.Х.Корбангалиев, Г.Сәгъди, В.Ф.Смолин, М.Х.Таһиров, Җ.Вәлиди, Г.Ш.Шәрәф һәм башкалар (80 нән артык кеше).

Җәмгыятьнең шәрәфле әгъзалары: академиклар В.В.Бартольд, М.И.Покровский, А.Н.Самойлович, профессорлар И.Н.Бороздин, В.А.Богородицкий һәм башкалар.

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең программасы 1925 елның башында кабул ителә. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • тарих, этнография (татар халкы тарихы мәсьәләләрен өйрәнү, ТАССР территориясендә кулъязма материаллар җыю, архив материалларын өйрәнү, археологик истәлекләрне өйрәнү һәм археологик карталар төзү);
  • статистика һәм икътисад;
  • әдәбият;
  • сәнгать;
  • табигать;
  • татар халкын өйрәнү гыйлеме буенча библиография төзү.

Җәмгыять эшчәнлегендә Идел буе халыкларының этнографиясе һәм төбәк археологиясе буенча тикшеренүләр уздыру да мөһим урын били.

Тикшеренүләрнең төп темалары – XVII–XIX йөзләрдә төбәктәге аграр мәсьәлә, халык хәрәкәтләре һәм күтәрелешләре. Әлеге темалар тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлектән, шулар буенча материаллар җыюга һәм бастыруга әһәмият бирелә.

Җәмгыять үз эшчәнлегендә ТАССР территориясе белән генә чикләнә, шунлыктан татар халкы тарихы һәм мәдәнияте буенча тулы һәм объектив карта төзү мөмкинлеге булмый.

1925 нче елларда Җәмгыять эше шактый активлаша. Гомуми җыелышлар саны арта, аларда фәнни мәкаләләр һәм  чыгышлар турында фикер алышалар. Җәмгыять мөстәкыйль рәвештә Татарстандагы кантоннарга фәнни экспедицияләр оештыра һәм үзенеңм «Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе» («Вестник научного общества татароведения»; 1925 – 1930, №№ 1–10) журналын бастырып чыгара башлый.  

Журнал битләрендә Җәмгыятьнең җыелышларында тыңланылган мөһим гыйльми чыгышлар  һәм фәнни тикшеренү өлкәсендәге аерым хезмәтләр бастырыла. Нәкъ менә «Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе» Җәмгыятьне СССР эчендә һәм чит илләрдә урнашкан башка фәнни, уку-укыту оешмалары һәм төбәкне өйрәнү юнәлешендә эшләгән башка җәмгыятьләр белән даими элемтәдә тотучы, бәйләүче чара булып тора. «Хәбәрче»нең беренче саннанры түбәндәге характердагы материалларны үзенә туплаган:

  • кыска күләмле фәнни-популяр, оештыру-методик һәм методологик мәкаләләр;
  • төбәкне һәм татар халкын өйрәнүгә караган материаллар;
  • төбәкне өйрәнү белән бәйле фәнни эшчәнлек хроникасы;
  • библиография.

Журналның барлыгы 10 саны чыга. Нигездә, тарих юнәлешендәге материаллар күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук лингвистика, этнография, сәнгать, фольклор һәм мәдәният турында язылганнары да байтак. Археографиягә багышланган мәкаләләр дә аз түгел. Милли китапханә фондларында әлеге журналның барлык саннары саклана һәм укучылар тарафыннан бик еш сорала.

Сәет Вахидинең ярлык табуы һәм аны фәнни җәһәттән тикшерүе җәмгыять әгъзаларында аеруча зур кызыксыну уята.

Сәет Вахиди. «Сәхипгәрәй хан ярлыгы» мәкаләсе
«Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе». –  1925. –  № 1-2. – Б. 29-37.

Журналның дәрәҗәсе, фәнни кыйммәте үсә бара, моны татар халкын өйрәнү өлкәсендә эшләгән күренекле татар галимнәренең үз хезмәтләрен аның сәхифәләрендә бастыруы ачык дәлилли. «Хәбәрче» 500–600 данәле тираж белән бастырыла, күбесенчә Союзның башка фәнни җәмгыять һәм оешмалары басмалары белән алмашу рәвешендә таратыла.

Татар халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, эпиграфик истәлекләр өйрәнү һәм сирәк очрый торган материалларны җыю өчен 1924 нче елдан даими рәвештә этнографик һәм башка төр экспедицияләр оештырыла. Н.И.Воробьев җитәкчелегендә – биш, П.М.Дульский һәм Гали Рәхим җитәкчелегендә ике комплекслы тарихи-төбәкне өйрәнү экспедицияләре уздырыла. Аларда Г.С.Гобәйдуллин, М.С.Гобәйдуллина, В.В.Егерев һ.б. катнаша.

Этнограф һәм төбәкне өйрәнүче галим
Н.И.Воровьёв  (1894 – 1967)

Этнографик максат белән ТССРның Зөя һәм Тәтеш кантоннарына бару турында хисап (1927 ел)

Болгарда, Биләрдә, Иске Казанда, Казан Кремлендә археологик эзләнү һәм казу эшләре алып барыла, Татарстанның археологик картасы төзелә.

Җәмгыятьнең язма истәлекләрне җыю һәм саклау буенча эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия була: археографик экспедицияләр үткәрелә, җәмгыять әгъзалары илдәге төрле архивларда эшлиләр.

1928 елның октябрендә, Н.Н.Фирсов башлангычы белән, татар халкы тарихына караган материалларны эзләү, туплау һәм бастырып чыгару мәсьәләләрен хәл итә торган археографик комиссия оештырыла.

Бронзадан эшләнгән, Казан төбәгендә табылган әйберләр. Якынча ХIV-XV гасырлар.

Җәмгыять СССРдагы 120 дән артык фәнни оешма, шулай ук чит ил галимнәре белән хезмәттәшлек итә.

Ул татар халкының социаль тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләрен комплекслы тикшеренүгә, төбәкне тарихи өйрәнүгә сизелерлек өлеш кертә; Татарстанда нәшрият һәм музей эшләре, шулай ук төбәкне өйрәнү теориясе үсешенә булышлык итә.

Үзенең яшәеш дәверендә Җәмгыять төбәкне тарихи өйрәнү юнәлешендә бик зур хезмәт куя, ләкин аның эшчәнлеге 1929 елда туктатыла. Җәмгыятьтә зур үзгәртеп корулар башлана.

 Илдәге вәзгыять тә мөһим роль уйный. 1928 елдан СССРда төбәк өйрәнү өлкәсе кискен зур үзгәрешләргә дучар була. 1929 ел башында Җәмгыятьнең эшчәнлеге тикшерелә, шуннан соң Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен Татарстанны өйрәнү җәмгыятенә кушарга дигән карар кабул ителә. 1929 елның 3 ноябрендә Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең хисап җыелышында карар тормышка ашырыла. Шул рәвешле, 1930 елда җәмгыять мөстәкыйль оешма булып яшәүдән туктый. Моңа Татарстанны өйрәнү җәмгыяте бетерелүе дә йогынты ясый.

Нәтиҗә итеп шуны әйтергә кирәк, үзенең эшчәнлеге барышында Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте – татар халкының матди һәм рухи мәдәниятен, аның төрле өлкәләрен өйрәнүдә зур көч куйган фәнни оешма. Матди җирлеге мактанырлык булмаса да, Җәмгыять тарихи һәм фәнни кыйммәткә ия булган бик күп материаллар табу бәхетенә ирешә. Үз журналын чыгаруы, «Хәбәрче»не хәзерге көндә дә уку мөмкинлеге булу Җәмгыятьнең эшчәнлеген бүгенге күзлектән дә бәяләргә мөмкинлек бирә. Археографик уңышларына килгәндә, шунысы әһәмиятле: беренчедән, «Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе» журналы бу өлкәгә караган күп кенә мәкаләләрне бастырган, әлеге юнәлештә фикер алышу мөмкинлеге тудырган; икенчедән, Җәмгыять, комплекслы экспедиция һәм сәфәрләр оештырып, археографияне тагын бер баскычка югары күтәрүгә ирешкән.

Кулланылган әдәбият:

Абдрашитова И.М. Из истории Научного Общества Татароведения (1923–1929 гг.).// Ученые записки Казанского гос. пед. института. – Казань, 1975. – Вып. 150, сб. 7. – С. 101-111.

Амирханов Р.У., Гарипова З.Г. Некоторые проблемы становления гуманитарных наук в Татарии в 20-30-е годы и развитие национальной культуры.// Великий Октябрь и некоторые вопросы формирования татарской социалистической нации. – Казань, 1989. – С. 81-96.

Вестник Научного Общества Татароведения –  1928. –  № 8. – С. 100-111.

Гарипова З.Г. Казань: общество, политика, культура (1917 – 1941). – Казань: Магариф, 2004. – С. 98 – 110.

Культурное строительство в Татарии (1917 – 1941гг.). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – С. 225-229, 360-362.

Татар энциклопедиясе: 6 томда. – Казан, 2016. – Том 5. – Б. 505-506.

Татарская энциклопедия: В 6 т. – Казань, 2008. – Том 4. – С. 378-379.

Тимергалин А.К. Миллият сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар. китап нәшр., 2016. – Том 3. – Б. 214.

Фаттахова Г.А., Валеев Р.К. Академический центр Татарии: 1920-е годы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – С. 61-74.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International