Вакытлы матбугат бүлеге сәламәт яшәү рәвешен яклый

2008 елның 14 октябре, сишәмбе

25-26 сентябрьдә Казанда "Укучы яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны, хәмер, наркотиклар куллануны кисәтү" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Конференциядә катнашучылар яшьләрне тәмәке тартудан, хәмер кулланудан, наркомания афәтеннән ничек йолып калырга, моның өчен нинди чаралар күрергә кебек сорауларга бергәләп җавап эзләделәр.

7 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә "Милиция. Законность. Правопорядок" газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды. Очрашуда катнашучылар укучы студентларга наркотиклар куллануның зыяны турында аңлаттылар. Шулай ук бүлек фонды басмаларыннан ("Антинарк", "Наркология", "Нарконет", "Народное образование", "Основы безопасности жизнедеятельности" журналлары, "Милиция. Законность. Правопорядок", "Учительская газета" газеталары) әзерләнгән күргәзмә аша да укучылар файдалы мәгълүмат алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International