Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

17 гыйнварда танылган тарихчы, мәгърифәтче, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел тула. Бу истәлекле датага кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре классик уку залында «Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» дигән күргәзмә әзерләделәр.

Татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихында Ризаэтдин Фәхретдин дин гыйлеме белән беррәттән, тарих, әдәбият, мәдәният, фәлсәфә кебек дөньяви белемнәрне таратучы галим буларак та билгеле.

Күргәзмәдә Р. Фәхретдиннең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында сакланучы гарәп графикасында басылган хезмәтләре тәкъдим ителә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International