Патентлар бүлегендә дәресләр дәвам итә

2013 елның 20 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының 5 нче курс студентлары өчен тематик дәресләр дәвам итә. Аларның чираттагысы 2013 нче елның 19 нче сентябрендә булды, ул бүлекнең электрон базаларыннан патентлар эзләүгә багышланды.

Бүлек хезмәткәрләре җитәкчелегендә студентлар мәгълүмат эзләп табуның төрле юлларын үзләштерделәр: исемле (патентларны автор фамилиясе буенча эзләү), систематик (уйлап табуларны халыкара классификацияләү рубрикалары буенча эзләү) һәм санлы (патентның теркәү номеры буенча эзләү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International