Патентлар бүлегендә гамәли дәрес

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
2013 нче елның 21 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт) «Патент-мәгълүмати басмалар һәм Роспатентның мәгълүматлар тупланмалары – сайлау мөмкинлекләрен киңәйтү» дигән темага гамәли дәрес үткәрелде.

Гамәли дәрестә катнашучыларга – Казан милли тикшеренү технология университеты студентларына – барлык сәнәгать милке объектларына караган библиографик басмалар тәкъдим ителде, патентларны тасвирлаган күрсәткечләр белән эшләү күнекмәләре бирелде. Дәрес патент документларын эзләгәндә аеруча киң таралган хаталарны тикшерү белән йомгакланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International