Милли китапханәдә вакытлы матбугат басмалары белән эшләүнең төп юнәлешләре

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
2013 нче елның 23 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Социаль-мәдәни үзәк буларак Татарстан Республикасының Милли китапханәсе» дигән семинар кысаларында лекция узды.

Бүлек мөдире А.К.Махнина Социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты тыңлаучыларына (алар – республика үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының бүлек һәм филиал мөдирләре) вакытлы матбугат бүлегенең мәгърифәтчелек эшчәнлеге, бу эшчәнлекнең аеруча отышлы һәм нәтиҗәле формалары, алымнары турында сөйләде.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International