Медицинага багышланган күргәзмә

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге китапханәнең классик уку залында «Гасырлардан килгән тыйббият» исемле китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә XIX гасыр башы–ХХ гасыр башына караган кулъязма һәм басма документлар тәкъдим ителгән. Әлеге экспозиция төрле авыруларны дәвалау, педиатрия, гигиена, үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре һ. б. турында текстлар белән таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International