Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

2024 нче елның 2 мартында күренекле каләм иясе, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан Еникинең (1909-2000) тууына 115 ел тула. Шул уңайдан,  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында дөнья күргән, «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре»  сериясеннән төзелгән «Әмирхан Еники» биобиблиографик белешмәлеге тулыландырылды. Анда соңгы биш елда дөнья күргән материаллар, яңа мәгълүмат чыганаклары, яңа бүлекләр өстәлде.

Әмирхан Еники иҗаты сугыштан соңгы дәвер татар әдәбиятында үзгә бер урын били. Ул татар әдәбиятына дистәләгән повестьлар («Гөләндәм туташ хатирәсе», «Рәшә», «Йөрәк сере», «Саз чәчәге», «Вөҗдан» һ.б.), күпсанлы хикәяләр («Кем җырлады», «Тынычлану», «Бер генә сәгатькә», «Ялгызлык» һ.б. ) биреп калдырган кеше.
Әмирхан Еникинең иҗаты – бер-берсен кабатламый торган күптөрле образлар галереясы ул. Алар тирән лиризм, эмоциональ тәэсир итү көченә ия булулары белән аерылып торалар. Аның иҗатында шулай ук юмористик-сатирик, әдәби-тәнкыйть, очерк, публицистик, мемуар жанрындагы әсәрләр һәм әдәби тәрҗемәләр зур урын алып тора.

Әдәбиятка керткән өлеше өчен Ә.Еникигә 1984 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла, 1993 елда Г.Исхакый исемендәге премиягә лаек була. 1984 елда исә әдипкә «Татарстанның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Электрон белешмәлек белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/eniki.htm.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International