Патентлар бүлегендә гамәли дәресләр дәвам итә

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
2013 нче елның 28 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) техник университет студентлары өчен Сәнәгый Милек Федераль Институты электрон ресурсларыннан патент документлары эзләп табу буенча гамәли дәрес узды.

Уйлап табуларны һәм товар билгеләрен тасвирлаган тулы текстлы мәгълүматлар базалары белән эшләп, студентлар курс эше буларак сайлап алынган темаларының өйрәнелү дәрәҗәсен билгеләделәр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International