Ветераннар турында кайгыртып...

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне – яңа бәйрәм. Россиядә аны 1992 нче елдан билгеләп үтәләр. Бу көнне дәүләт оешмалары һәм җәмәгать берләшмәләре хәйрия акцияләре, концертлар, ял кичәләре, күргәзмәләр, конференцияләр, очрашулар оештыралар.

Бу эштән ТР Милли китапханәсе дә читтә калмады. Китапханәнең һөнәри берлек комитеты әгъзалары, китапханә идарәсе белән берлектә, ветераннарны – китапханәнең элеккеге хезмәткәрләрен – Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Традиция буенча һәр пенсионерга азык-төлек җыелмасы һәм акчалата ярдәм җиткерелде.

Кадерле ветераннарыбызга олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, шатлыклы елмаю, күңел көрлеге телибез. Сезнең тормышыгыз куанычлы, кояшлы көннәргә бай булсын!












ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International