14 октябрь – Халыкара стандартлаштыру көне

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

Стандартлаштыру – сыйфат белән идарә итү системаларында мөһим элемент. Ул җитештерүнең ирешелгән дәрәҗәсен билгеләп кенә калмый, шулай ук фән һәм техника үсешенә дә этәргеч булып тора.

Милли китапханәнең патентлар бүлеге китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына Дәүләт стандартларының (ГОСТларның) тулы текстлы электрон мәгълүматлар базасын тәкъдим итә. Техник белгечләр стандартлар белән гади һәм нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле булган барлык мәгълүматны әлеге базадан таба ала.
Мәгълүмати ресурс составына түбәндәге бүлекләр керә:
– «Россия стандартлары күрсәткече». Бу – «Техэксперт» мәгълүматлар фондыннан алынган милли стандартлар картотекасы.
– «Россия классификаторлары»;
– «Техник яктан тәртипкә салу буенча нормалар, кагыйдәләр, стандартлар һәм законнар җыелмасы». Бүлек хәзер гамәлдә булган һәм архивка куелган документларның электрон китапханәсен тәшкил итә, әлеге документларның саны 20 меңнән артык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International