Типограф Иван Николаевич Харитоновның тууына 165 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге классик уку залында типограф Иван Николаевич Харитоновның тууына 165 ел тулуга багышлап «Китап бастыру остасы» дигән китап күргәзмәсе әзерләде.


Татар китапчылыгының үсеш тарихы Иван Николаевич Харитонов исеме белән тыгыз бәйләнгән. Ул аны профессиональ яктан ныгыта, үз басмаларының сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрә, яңа макетлар һәм шрифтлар эшли.


Күргәзмәдә Харитонов типографиясендә дөнья күргән кызыклы басмалар белән таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International