Чүпрәле муниципаль районында модель китапханә ачылды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

2024 елның 24 августында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында модель китапханә ачылды.

Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылы китапханәсен модернизацияләүгә федераль һәм республика бюджетларыннан барлыгы 8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Китапханә ачылу районның мәдәни тормышында күренекле вакыйгага әверелде.

Яңартылган китапханәне ачу тантанасында район хакимияте, республикадагы китапханәләр бергәлеге вәкилләре, мәртәбәле кунаклар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты. Бәйрәм белән котларга шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре – Татарстан Республикасында модель китапханәләр төзү буенча проект офисы әгъзалары: фәнни-методик бүлек мөдире Л.М.Нәҗметдинова һәм шушы ук бүлекнең баш китапханәчесе З.А.Җамалиева килде.

Чыгыш ясаучылар проект кысаларында  тырышып эшләү нәтиҗәсендә яңа китапханә турындагы хыялның чынга ашуы, авыл китапханәсен яңарту китереп чыгарган зур үзгәрешләр, заманча җиһазлар һәм уңайлы шартлар аны функциональ зоналаштырылган заманча мәгълүмати-мәдәни һәм коммуникацион үзәккә әверелдерүе турында ассызыклап әйттеләр.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Ә.С.Гобәйдуллин, кунакларны сәламләп, яңартып ачылган китапханә киңлегенә халык ихтыяҗы зур булыр һәм кешеләр китапханәнең яңа мөмкинлекләреннән файдаланырга кабат-кабат килерләр дигән ышаныч белдерде.

Район хакимияте башлыгы М.Р.Гафаров та авыл һәм район халкын заманча китапханә ачылу белән котлады. Ул модель китапханәнең авыл кешеләре өчен буш вакытларын мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрерлек күркәм йорт булачагын белдерде.

Проектны гамәлгә ашыра башлаган 2019 елдан бирле Татарстан Республикасында шушы рәвешчә барлыгы 15 китапханә – 5 үзәк һәм 10 авыл китапханәсе – яңартып ачылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International