2024 елның 28 августында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Ядегәр авылында «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында модель китапханә ачылды.
Ядегәр авылы китапханәсен модернизацияләүгә федераль һәм республика бюджетларыннан барлыгы 8 млн сум акча бүлеп бирелде.
Китапханәне ачу районның мәдәни тормышында күренекле вакыйга булды. Ачылыш тантанасында район хакимияте, китапханә җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эш буенча директор урынбасары И.Г. Һадиев, чарада катнашучыларны сәламләп, бер районда дүрт модель китапханә эшләве сирәк күренеш икәнен, шулай ук бер ел эчендә Татарстанның бер районында ике модель китапханә ачылуы (Манзарас авылы модель китапханәсен ачу 4 сентябрьгә билгеләнгән) шулай ук уникаль вакыйгаларның берсе булуын ассызыклап әйтте.
«Мондый шатлыклы тантаналар алга таба күбрәк булсын!» дип, ул һөнәрдәшләренә шушы югары дәрәҗәне саклап калуларын теләде.