Милли китапханәнең археографик экспедициясе республикабызның Арча районы авылларында эшләде

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Шушы елның 8 июленнән алып 21 июленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан Арча районына фәнни-археографик экспедиция оештырылды. Дүрт хезмәткәрдән торган экспедиция районның 23 торак пунктында, аерым алганда, Ташкичү, Ашытбаш, Зур Бирәзә, Ташкич, Сикертән, Сеҗе, Мөрәле, Югары Курса һәм башка авылларында эшләде.

Эзләнүләр нәтиҗәсендә барлыгы 180-нән артык кулъязма һәм 56 басма китап табылды. Материалларның хронологик чикләре XVI–XX гасырлар аралыгын колачлый. XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдъярның «Нуры содур» («Күңелләр нуры»; 1541 ел) поэмасы күчермәсе алар арасында иң әһәмиятлесе булып тора, чөнки моңарчы фәндә аның 11 генә күчермәсе барлыгы билгеле иде. Әсәрнең шактый тулы әлеге кулъязма нөсхәсе XVIII гасырның I яртысына карый.

Үзенең дидактик поэмасында шагыйрь хөкемдарларда булырга тиешле әхлакый сыйфатлар турында фикер йөртә, гаделлекнең тыныч һәм бәхетле тормыш чыганагы булуы идеясен үткәрә.

Әлеге поэманың Милли китапханәдә саклана торган нөсхәләре 2009 елда текстолог Раиф Мәрданов тарафыннан эшкәртелеп, «Татар археографиясе» сериясенең 4 нче китабында басылып чыккан иде инде. «Нуры содур» әсәренең агымдагы елда табылган яңа нөсхәсе дә татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә бәһасез һәм мөһим чыганак булып хезмәт итәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International