27 сентябрь көнне китапханәдә Мексиканың Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Эдуардо Вильегас Мехиас булып китте.

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Эдуардо Вильегас Мехиас уку залларын карады, китапханә тарихы белән танышты һәм Мексикага багышланган китапларга бәя бирде. Китапханәдә рус, татар, испан, алман, француз һәм венгр телләрендә ике йөздән артык мондый басма күрсәтелгән. Ә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Мексика турында XVIII һәм XIX гасырларда дөнья күргән басмаларның нөсхәләре дә саклана.

Казанга сәфәре кысаларында Эдуардо Вильегас Мехиас Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондына Мексиканың бәйсезлек алуы һәм заманча архитектура турында берничә сирәк китап, шулай ук Россия шагыйрьләренең испан телендәге шигырьләр антологиясен бүләк итте.

   

Милли китапханәгә сәфәр ахырында Илче әфәнде Татарстанда Мексика мәдәнияте көннәренә багышлап оештырылган «Мексиканың мәдәни мирасы» фотокүргәзмәсен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International